«Шушы яктан, шушы туфрактан без!»

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына Иске Җөри авыл модель китапханәсе хезмәткәрләре "Шушы яктан, шушы туфрактан без!” дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. Укучылар  күргәзмәгә куелган якташ язучыларыбыз: Дания Гайнетдинова, Нурислам Хасанов, Фатих Хөсни, Мәхмүт Хәсәнов, Рашат Низами, Фәнил Галеев, Сәйдә Зыялыларның иҗатлары белән таныштылар. Язучыларның әсәрләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган, аның матурлыгы тасвирланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International