Теләче районының беренче балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга тирәнтен җиткерер өчен  бакчада эшләүче тәрбиячеләребез экологик тәрбия бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр. Күптән түгел  мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеменәренә йөрүче балалар тәрбиячеләреләре белән бергәлектә табигать почмагына көзге экскурсиягә чыктылар. Экскурсиягә барыр алдыннан балалар белән көзге табигать, урамда, юл аркылы чыкканда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Экскурсия вакытында балалар агачлар турындагы белемнәрен ныгыттылар, табигатькә карата сакчыл караш турында сөйләштеләр, агачлар турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Үсемлекләрдәге, агачлардагы көзге үзгәрешләрне, бөҗәкләрнең кышка әзерләнүләре, көзен кошларның җылы якларга очып китүләре турында кызыксынып тыңладылар, үсеп чыккан гөмбәләрне, кырмыска ояларын күзәттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алдылар. Балаларны урманда ташлап калдырылган чүпләр бик борчуга салды. Әлеге темага шөгыльләрдә бик күп сөйләнелгәнлектән, балалар әлеге күреншкә битараф кала алмадылар. Өйдә әти-әниләргә, олылырга һәм кечеләргә болай эшләргә ярамаганлыгын аңлатырга сүз бирделәр. Без дә, кечкенәдән табигатне яратучы бала аны пычратуга юл куймас, экологияне саклар диеп өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International