Республика фәнни - гамәли конференциясендә катнашты.

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нуруллина А.Х. " Татарстан - новый век"-"Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган "Җир Хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый әһәмиятле инициативалар" диеп аталган Республика фәнни - гамәли конференциясендә катнашты. Аның максаты- Җир Хартиясе принципларын гамәлгә ашыру, замана процесслары проблемаларын чишү, шулай ук педагогларның эшен камилләштерү мәсьәләләрен тикшерү булды. Шунда ук Ания Хәмит кызы "Җир-безнең йорт" региональ конкурсында III дәрәҗә  җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа эшендә алга таба да уңышлар телибез !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International