Алкогольгә бәйлелекне бетерү максатын күздә тотып, һәр елны Россиядә 11 сентябрь көнне “Аеклык көне” үткәрелә. Бөтенроссия аеклык көне-җәмгыятькә сәламәтлекнең никадәр кыйммәтле булуын һәм тормышның барлык ситуацияләрендә дә аек булуның никадәр мөһимлеген искә төшерү өчен бик яхшы мөмкинлек. Бу традициягә инде узган гасырда ук нигез салынган булган. Чөнки бары тик аек кеше генә уңышка ирешә, бәхетле була, ныклы гаилә төзи ала һәм башкалар алдында хөрмәтле була. Әлеге дата уңаеннан, 9 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Аеклык көчлеләр сайлавы” дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә төзелде һәм әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә алкоголизмның зыяны, бу коточкыч авыруның сәбәпләре турында сөйләүче материаллар, зарарлы гадәтне ташларга ярдәм итүче китаплар, брошюралар тәкъдим ителде. “Аеклык сәламәт яшәү рәвеше” исеме астында плакат эшләнде. “Аек кеше сәламәт планета”, “Откажись от спиртного!”, “Аек булу-яшәү мәгънәсе” кебек буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды. Барлык кешеләрнең дә аек кеше - сәламәт милләтнең нигезе икәнен аңлаулары бик мөһим!