Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен таныту максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем сәламәтлегем минем кулда” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чара 11 сентябрь көнне авыл яшьләре катнашында үтте. “Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Алкоголь турыдан-туры күзәнәкләргә үтеп кереп, кеше организмының барлык әгъзаларын һәм тукымаларын җимерә башлый. Эчкечелек бик күп төрле чирләр китереп чыгара.”- дип аңлаттылар мәдәният хезмәткәрләре.