«Алкоголь – гаилә дошманы»

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Бөтенрәсәй аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шуларны кисәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсе «Алкоголь – гаилә дошманы» исеме астында акция үткәрде. Китапханәдә “Начар гадәтләрдән башка тормыш искиткеч” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде һәм аңа күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International