«Минем хокукларым дөньясы»

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

«Хокукый тәрбия» эше кысаларында 12 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Минем хокукларым дөньясы» дигән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның максаты – илебезнең яшь гражданнарының хокукый культурасын формалаштыру. Әңгәмә барышында укучылар  бала хокуклары турындагы конвенциянең барлыкка килү тарихын, кеше тормышының кыйммәтен белделәр, үз белемнәрен ситуацияле биремнәрне үтәп тикшерделәр. Кеше хокуклары тарихында балалар хокукларын яклау аерым урын алып тора. Ул баланы тулыкыйммәтле шәхес итеп таный. Һәр кеше үз хокукларын һәм бурычларын яхшы белергә, законны үтәргә тиеш. Чараның ахырында балалар законнарны белергә, хөрмәт итәргә, үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр һәм мәгълүмати буклетларга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International