Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Бөек рус язучысы, фәлсәфәче рус халкының милли горурлыгы булган Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел тулуга багышлап Әбде авыл китапханәчесе 13 сентябрь көнне «Меж истиной и заблужденьем» дигән исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чара барышында укучылар гениаль язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Бөек язучыларның Толстой турында әйткән сүзләре мисалларында яшүсмерләр юбилярның әдәби мирасы никадәр зур икәнен белде, онытылмас әсәрләре “Детство», «Севастопольские рассказы», “Война и мир», «Анна Каренина», «Хаджи-Мурат», «Воскресение» һ.б.-ны искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International