Мәктәпкә экскурсия

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң яхшысы – мәктәп буенча чын экскурсия,  парта артында утыру, тактада акбур белән нидер ясау мөмкинлеге. …

Менә безнең булачак беренче сыйныф укучылары да үз хыялларын тормышка ашырдылар 12 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенә әзерлек төркеме балалары экскурсиягә бардылар.

    Балалар алдында зур коридорлар, якты сыйныфлар, ачык күңелле педагоглар белән искиткеч мәктәп тормышының яңа дөньясы ачылды.  Коридорлар буйлап узганда укучылар ясаган  рәсемнәрен карадылар, фотостендлардан укучыларның ничек яшәве һәм аларда нинди чаралар узуы турында белделәр. Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып, тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International