Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә, бер төркем райондашларыбыз өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган егетләр белән күреште.
Алар сораган төзелеш материаллары,техника запас частьлары, башка кирәк- яраклар тапшырып, райондашларыбызның хәлен белде алар. Бу эштә ярдәм иткән Теләче халкына рәхмәтләрен, сәламнәрен җиткергән егетләр. Райондашларыбызга тизрәк исән - сау якыннары белән күрешергә язсын иде!