Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы проекты җиңүчеләре бүләкләп үтелде. Китап марафонында катнашучыларга юл күрсәткече булып торган карта бирелгән иде, аның буенча укучылар, үзләренә ошаган китапны укып һәм картадагы биремнәрне үтәп алга барырга тиешләр иде. Җәй тәмамланды, җәй белән бергә әлеге күңелле китап сәяхәте дә тәмамланды.
Марафонның район этабында җиңүчеләр түбәндәгеләр:
- Каюмов Самир -Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 «В» сыйныф укучысы;
- Гайнуллина Диана - Алан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы;
- Рәхмәтуллина Диана - Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 «Б» сыйныф укучысы.
Афәрин, балалар! Сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм ирешкәннәрегез белән генә тукталып калмавыгызны телибез!