Аны сентябрьнең һәр өченче якшәмбесендә бәйрәм итү кабул ителгән. 14 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә әлеге көн уңаеннан «Урманнар белән данлы безнең җиребез» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Урман эшчеләре көне - үз хезмәтләре белән илнең урман байлыкларын саклаучы, арттыручы һәм рациональ куллануга ярдәм итүче кешеләрнең һөнәри бәйрәме ул. Урман хуҗалыгы һәм аның белән бәйле тармаклар экологик иминлек һәм социаль-икътисади үсеш проблемаларын хәл итә. Күргәзмә табигать сөючеләргә дә, бу тармакта эшләүче белгечләргә дә, студентларга да кызыклы булачак.