Ул төрле жанрларда иҗат итә: шигъри, прозаик, драматик. Авторның күпчелек әсәрләре балаларга багышланган. Шуңа күрә, 15 сентябрьдә, А.Алишның туган көнендә, 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр район балалар китапханәсенә очрашуга чакырылды. Алар өчен «Абдулла Алиш - балалар язучысы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар - жанрлары буенча бай татар теленең җанлылыгыннан һәм матурлыгыннан хозурланырга мөмкинлек бирә торган, татар һәм рус телләрендәге төрле нәфис басмалар: романнар, повестьлар, поэмалар, шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр һ.б. Шулай ук балалар өчен язучының тормышына һәм иҗатына багышланган, сораулар һәм табышмаклар белән үрелеп барган кызыклы презентация әзерләнде. Ахырда Алиш әкиятләре буенча мультипликацион фильмнар күрсәтелде.
Абдулла Алиш күпкырлы сәләте белән аерылып тора, шигырь, пьеса, повесть яисә очерк булсынмы, барысы белән дә бик җиңел шөгыльләнә. Ләкин аның мавыгуы берәү генә һәм ул шагыйрьнең киләчәктәге иҗат юлын билгели. Бу аның балаларга булган мәхәббәте. Шуңа күрә китап укучыларга А. Алиш әсәрләре һәрвакыт кызыклы, аның китапларын рәхәтләнеп укыйлар.