Алан авыл китапханәсендә әдәплелек һәм әхлак дәресе үтте

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Игелекле һәм тәрбияле бала тәрбияләү өчен балачактан әхлак нигезләренә, яхшылык белән яманлыкны аера белергә, кешелек дөньясындагы барлык яхшы сыйфатларны булдырырга өйрәтергә кирәк. Шул максаттан чыгып, Алан авыл китапханәсендә әдәплелек һәм әхлак дәресе үтте. Балалар игелек, мәрхәмәтлек, намуслылык, әдәплелек, сабырлык кебек төшенчәләр белән таныштылар. Өйрәнгән төшенчәләрне ныгыту максатыннан, игелек һәм әдәплелек турында мәкальләр искә төшерелде. «Әдәпле — әдәпле түгел», «Яхшылык һәм явызлык», «Зинһар өчен» уеннары уйналды. “Тәмле сүз” китабыннан тематик хикәяләр укып, андагы сорауларга җаваплар табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International