Олы Нырсы авылы китапханәчесе балаларны «Тылсымлы китапханә дөньясы» урамнары буйлап сәяхәткә чакырды. Сәяхәт барышында урамнар урынына - китап стеллажлары, катлар урынына- китап киштәләре, йортлар урынына — китап томнары белән таныштылар. Шулай ук китапханәгә бару кагыйдәләре, китапларны киштәләргә урнаштыру тәртибе турында белделәр, төрле кызыклы китап-сюрпризларга сокландылар.