Абдулла Алиш - татар совет шагыйре, язучы. Ул күпсанлы шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар гына түгел, әкиятләр дә язган. Аның әсәрләре балаларда иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә. Танылган татар язучысының тууына 115 ел тулу уңаеннан, Күкчә авыл китапханәсендә «Галиҗәнап китап - тылсымлы көч» дип исемләнгән китапларга күзәтү үткәрелде. Чара башында китапханәче язучының биографиясе, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Шулай ук Абдулла Алиш әкиятләрен кычкырып укулар да үтте. Чара "Тылсымлы сүзләр" берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Сертотмас үрдәк" әкиятен уку белән төгәлләнде.