Әкиятләр иле - дөньядагы иң гаҗәп һәм иң матуры. Монда гына болытлар астында тиз генә очып йөрүче келәм-самолетны күрергә яки урманда кеше тавышы белән сөйләшүче соры бүре белән очрашырга, яки очраклы рәвештә Убырлы карчыкның иске өенә тап булырга мөмкин.
Татар балалар шагыйре, язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә балалар өчен Абдулла Алиш әкиятләре буенча “Шигъри әкиятләр остасы” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чарада катнашучы балалар язучының яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, «Әкиятне уйлап кара», «Әкият геройларын аларның портреты буенча таныйбыз» дип исемләнгән күңелле конкурсларда катнаштылар.