Абде авыл китапханәсендә «Академия на грядках» дип исемләнгән файдалы киңәшләр сәгате узды.

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Анда балаларны яшелчә үстерү һәм аларны консервлау тарихы белән таныштырдылар. Балалар өйләрендә нинди яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерүләре турында сөйләделәр. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән ясалган салатлар, кайнатмалардан авыз иттеләр. Китапханәче катнашучыларны «Во саду ли, в огороде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара барышында балалар төрле конкурсларында катнашып, яшелчәләр турында әкиятләрне искә төшерделәр. Чара татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International