Йөгерүче китап

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Йөгерүче китап ел саен үткәрелә торган масштаблы социомәдәни акция, ул Россиянең барлык почмакларында китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм китап сөючеләрне берләштерә. Акциянең максаты - авылдашларыбызның игътибарын укуга, китапка, китапханәгә җәлеп итү. 2023 елның көзге Бөтенроссия интеллектуаль узышы Педагог һәм остаз елына багышланды. Әлеге акциягә кушылып, Айдар авыл китапханәсе катнашучыларга укытучылар, мәктәп һәм мәгариф турында сораулар бирде. Дөрес җаваплар өчен барысы да мәктәп тормышының алыштыргысыз атрибутлары булган ручка, карандаш, дәфтәр кебек бүләкләр алды.  "Йөгерүче китап – 2023" акциясендә катнашканы өчен китапханә сертификат белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International