Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе 21 нче сентябрь көнне “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде. Әлеге дәрес дәвамында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чара “Тынычлык синең өчен нәрсә ул?” дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалардан “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды.