Бу мавыктыргыч шөгыль барышында кешенең күзаллаулары шактый киңәя, ул бик күп кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы нәрсәләр белә. 21 сентябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Галиҗәнап китап – тылсымлы көч” дип исемләнгән яңа китапларга күзәтү узды. Авторларның төрле жанрларларда булган кызыклы әсәрләре китапханәгә килүчеләрне сөендерә. Яңа китаплар белән танышучы һәркем үзенә ошаган китапны сайлап яздырып өенә укырга алды.