“Рәхмәт сиңа, солдат!”

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәр һәм аның гаиләсе белән “Рәхмәт сиңа, солдат!” дип исемләнгән очрашу булды. Повестка килүгә, берсүзсез илебезне сакларга чыгып киткән, хәрби бурычын намус белән үтәүче якташыбыз Зәйнуллин Ришат Рамиль улы, сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Очрашу күңелле һәм җылы шартларда узды. Чакырылган кунак хәрби хезмәт көннәренең ничек узуы, солдатлар арасында булган дустанә мөнәсәбәтләр турында сөйләде.

 Барлык авырлыкларга карамастан, өлешчә мобилизацияләү барышында хезмәткә киткән ир-егетләребез каһарманлык һәм батырлык үрнәге булып торалар. Очрашу ахырында катнашучылар егетебезгә нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк якыннары янына сау-сәламәт булып әйләнеп кайтуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International