Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез"(тәрбияче Хузина Р.Г.) дигән темага күңел ачу уздырылды. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр.