2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.

2023 елның 6 октябре, җомга

Үз укучылары өчен Баландыш авыл китапханәсе “Пушкин картасы” кысаларында татар халкы тарихына экскурсия үткәрде. Чара барышында китапханәче яшьләрне  мәдәниятнең мөһим элементлары – татар халкының гореф-гадәтләре,  йолалары белән таныштырды. Алар бәйрәм-йола мәдәнияте, искергән һәм үткәндә калган бәйрәмнәр турында белделәр, бәйрәмнәрнең исемнәрен, аларны үткәрү тарихы һәм традицияләрен искә төшерделәр. Татарстан халыклары һәм аларның гореф-гадәтләре турында махсус викторинада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International