Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Халыкара тынычлык көненә багышланган “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән чара узды. Китапханәчеләр балаларга «тынычлык» сүзенең мәгънәсен аңлаттылар, бәйрәм тарихы, аңа кадәр булган вакыйгалар турында сөйләделәр. Аннары барысы бергә тынычлык турында мәкальләрне, әйтемнәрне искә төшерделәр һәм бу көнгә багышлап тынычлык һәм мәрхәмәтлек символы булган күгәрченне рәсемгә төшерделәр. Балалар игелек, намуслылык өйрәтүче, шулай ук чын дуслык турында сөйләүче әсәрләр белән дә таныштылар.