Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 3 «в» сыйныфы укучылары өчен «Китап иленә сәяхәт» дигән китапханә дәресе үткәрделәр. Чара барышында китап, китапханә белән эш итү кагыйдәләре искә төшерелде. Презентация ярдәмендә дөньяның гадәти булмаган китапханәләре буйлап мавыктыргыч виртуаль сәяхәт ясалды. Иң актив укучылар үзләрен китап укучы һәм китапханәче ролендә сынап карадылар. Ахырда балаларга китап патшалыгы турында мультипликацион фильм күрсәтелде.