Балалар китапларның төзелеше турында кызыклы фактлар белделәр. «Китап буйлап сәяхәт» презентациясен карагач, алар тышлык, фоторәсем, баш бит, аннотация, эчтәлек, искәрмә, сүзлек кебек төшенчәләр белән таныштылар. Чара ахырында барлык балалар кирәкле һәм файдалы булган төрле төстәге китап кыстыргычлары ясадылар.