Мәктәп музеена экскурсия оештырдылар.

2023 елның 6 октябре, җомга

Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре мәктәп музеена экскурсия оештырдылар. Тарих укытучысы музей буйлап төрле экспозицияләр белән экскурсия үткәрде, ул  балаларга ата-бабаларыбызның көнкүрешен белергә һәм күрергә, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы тарихлар сойләде. Балалар   чабата, самавыр, борынгы үтүкләр, тәңкәләр кебек әйберләрне күрделәр. Безнең ата-бабаларыбызның кием-салымны ничек шомартуларын, ничек май ясауларын, туку станогында ничек эшләүләрен һ.б.  турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International