Аларны күрү өчен, табигать кочагында булу кирәк. Чөнки табигать кочагында булу балалар өчен һәрвакыт кызыклы вакыйга. Сентябрь аеның җылы бер көнендә Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә “Табигатьнең сихри мизгеле” дип исемләнгән экскурсиядә табигатьне күзәттеләр. Балалар күк йөзенең матур буяуларына, яфракларның матур бизәкле булуына сокландылар, табигатьнең матур авазларын тыңладылар. Соңыннан балалар язучыларның көз фасылын чагылдырган әдәби әсәрләрне искә төшерде, шигырьләрне укыды. Мондый чаралар балаларда әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә, иҗади сәләтләрен ачуга ярдәм итә.