Субаш авыл китапханәсендә “Тамчы” тугәрәгенә йөрүче балалар белән ачык һавада "Табигать – тиңсез хәзинә" дигән экологик сәгать уздырылды. Биредә туган як табигатенең матурлыгы турында фикерләр алышынды. Китапханәче Россиянең үсемлек һәм хайваннар дөньясының байлыгын ачучы китаплар буенча күзәтү үткәрде. Нәни дусларыбыз агачлар, кошлар, кыр чәчәкләре, хайваннар турында табышмакларны чишүдә дә актив катнаштылар. Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирелде.