1нче октябрь өлкәннәр көне уңаеннан бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында күңелле бәйрәм булып узды.
Әлеге чарага балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның кадерле кешеләре белән бергә бакчабызда күп еллар фидакарь хезмәт куйган өлкәннәребез дә чакырулы иде. Бүгенге тыңгысыз көннәрдә безнең якты,матур киләчәгебез өчен тырышкан якыннарыбызны сөендереп, нәниләребез матур шигырьләр, эчтәлекле җырлар, биюләр бүләк итте. Йөзләрендә елмаю күрү һәммәбез өчен дә куаныч.Хөрмәтле өлкәннәребез,батырлыгыгыз,сабырлыгыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Алдагы көннәрегез кояшлы,якты, гомер юлыгыз бәхетле, саулыгыгыз нык булсын!