“Батыр” спортзалында 2009 елгы һәм аннан да кечерәк кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 4 кызлар командасы (барлыгы 46 укучы) катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Олы Мәтәскә
2 урын – Теләче 1
3 урын – Шәтке
4 урын – Теләче 2 командалары
Призер командаларга грамота, медальләр тапшырылды.