Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, балаларына булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми, сүрелми. Әниләребезнең батырлыгына, сабырлыгына сокланып та туймаслык. Аларның балаларын ярату көчен җирнең тарту көче белән генә чагыштырып буладыр, мөгаен. Әниләр көне уңаеннан, 26 нчы ноябрьдә Баландыш мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә булган авылдашлар белән очрашу оештырдылар. Чарада авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин да катнашты. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналарга олы сабырлык хисе, ә егетләребезнең туган якларга сау-сәламәт, җиңү белән, шатланып әйләнеп кайтуларын телибез.