Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында мәктәп укучылары өчен халкыбызның милли гореф-гадәтләре белән танышу үткәрелә. Татар халык уеннары төрле яшьтәге кешеләр арасында популяр күңел ачу чарасы булып тора. Алар безнең ата-бабаларыбызның тормышын һәм көнкүрешен, аларның тарихын һәм мәдәниятен чагылдыра. Казаклар авылы китапханәсендә авыл клубы белән берлектә “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга татар фольклор уеннары турында сөйләде. Чара барышында көнкүреш әйберләре турында табышмаклар чишелде, мәкальләр искә төшерелде.