1 нче декабрь - Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне.

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Шушы яман чиргә каршы профилактик чара уздыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, Урта Мишә авыл китапханәсендә “СПИД замана чире” исемле күргәзмә куелды. СПИД - безнең чорның иң куркыныч зәхмәте. Күпме яшьләрне якты дөньядан вакытсыз алып китә, аларның әти-әниләрен, якыннарын кайгыга сала. Яшь буын вәкилләрен бу чиргә китерә торган яман гадәтләрдән, ялгыш адым ясаудан саклап калу – һәркайсыбызның бурычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International