3 декабрь - Россиядә Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Шул максаттан 3 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре обелиск янында “Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача мәгълүмат бирде. Ахырдан укучылар “Билгесез солдат” истәлегенә обелискка чәчәк куйдылар.