"Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез"

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Билгесез солдат көне Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле көн, ул 3 декабрь көнне билгеләп үтелә. Бу көнне Сауш авыл китапханәсендә "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" дигән  батырлык дәресе үткәрелде. Чарада балалар әлеге  истәлекле  көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китапханәче укучыларга «Билгесез солдат кабере» мемориалы турында сөйләде. Мәктәп укучылары сугыш темасына китапханәдә булган китаплар белән танышты, китаплардан өзекләр кычкырып укыды. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган Теләче районы халкының Хәтер китабы белән таныштылар. Чарага "Батырлыгың үлемсез" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International