Һәр гражданин өчен мөһим булган әлеге бәйрәм көнендә Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре илнең төп документы буенча викторина үткәрделәр.
Чарада катнашучылар Россия Конституциясенең төп нигезләмәләрен, анда беркетелгән хокукларны, сәяси терминнарны искә төшерделәр. Балалар төрле биремнәр үтәделәр, дәүләт хакимияте төзелеше, Россия субъектларының вәкаләтләре белән таныштылар, кроссворд чиштеләр.