14 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары белән «Помним героев имена» дигән әңгәмә үткәрелде.

2023 елның 15 декабре, җомга

Китапханә хезмәткәрләре ил тарихының фаҗигале вакыйгалары, япь – яшь малай һәм кызларның Бөек Ватан сугышы елларындагы һәм тыныч тормыштагы батырлыклары, балаларның олыларга хас гамәлләре, кайвакыт хәтта үз тормышлары бәрабәренә, бәлагә эләккәннәргә ярдәм итә алучы кыю йөрәкле яшүсмерләр турында сөйләделәр. Ю.Ивановның сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларны, өлкәннәр, яшүсмерләр һәм балалар тормышын, шулай ук оккупациянең барлык авырлыкларын тасвирланган «Стоит деревушка…» повестеннан өзекләр укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International