“Батырлар онытылмый”

2023 елның 15 декабре, җомга

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәп укучыларына “Батырлар онытылмый” дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрделәр. Укучылар әлеге көннең барлыкка килү тарихы, Ватан Геройлары белән танышты.  Алар арасында  якташларыбыз -  Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов,  Социалистик Хезмәт Геройлары Габделхак Галиев, Николай Капитонов һәм Гөлбикә Каримовалар бар.  Укучылар аларның  батырлыклары, казанышлары турында бик кызыксынып тыңладылар.  Әлеге чара укучыларда горурлык хисләре уятты.  

Шулай ук китапханәдә әлеге көн уңаеннан китап күргәзмәсе куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International