12 декабрьдә Конституция көнен бәйрәм итә. Шул уңайдан Шармыш авылы китапханәсендә "Конституция - безнең тормышның төп законы" күргәзмәсе янында "Конституция - без яшәгән закон" дигән юридик сәгать үткәрелде. Ул сөйләшүдән һәм юридик викторинадан торды. Очрашуның беренче өлешендә катнашучылар конституцион һәм хокукый җаваплылык, конституция һәм шәхес, кеше хокуклары һәм ирек турында сөйләште, үз фикерләре белән уртаклашты. Икенче өлештә слайд-презентация ярдәмендә укучылар "Сезнең хокуклар" викторинасы сорауларына җавап бирделәр.