2023 елның 14 декабрендә Теләче 1 нче балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе»республика һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы узды.

2023 елның 15 декабре, җомга

         Быел бәйгенең төп бүләген алу хокукы өчен районның дүрт мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары көрәште. Бәйгедә катнашучылар педагогик эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә үз көчләрен сынап карадылар: педагогика мәсьәләләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

        «Балалар белән педагогик чара " беренче бәйгенең биремендә катнашучылар кызыклы эшчәнлек алып бару һәм оештыру методикасын, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерүләрен күрсәттеләр.

      Эрудиция, заманча технология ысуллары һәм алымнары белән эш итү, һәр балага якын килү, яраткан эшебез белән мавыгу – менә безнең катнашучыларның уңышы.

       «Минем педагогик табышым», «Мастер-класс» бәйгенең икенче һәм өченче биремнәрендә катнашучылар үзләренең педагогик эш системасы, аның концептуаль идеяләре, әлеге эшнең педагогик эшчәнлеге һәм практик әһәмияте нигезләнгән принциплары турында сөйләделәр.

     Бәйгедә катнашучылар арасында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләребез Мөбәрәкова Д.М. һәм Һадиева Ф. Г. бар иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча алар «Ел тәрбиячесе»республика һөнәри бәйгенең муниципаль этабында призер булдылар.

 Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы педагогларны лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлый һәм алга таба иҗади уңышлар теләп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International