Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Иске Җөри модель китапханәсе хезмәткәрләре “Конституция – илнең төп законы” исемле темага мәгълүмәт сәгете үткәрде. Әлеге чара гражданнарның үз илебез тарихы белән кызыксынуларын арттыруга, илебез өчен ихтирам, горурлык, патриотизм һәм Конституциянең әһәмияте тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.