15 декабрь көнне район мәдәният йортында “Национальное достояние – Милли хәзинә” дип исемләнгән халык фольклоры фестиваль-конкурсының гала концерты булып узды. Фойеда төрле милли күргәзмәләр эшләде. Биредә китапханә хезмәткәрләре дә төбәгебез тарихын чагылдырган китап күргәзмәсе, төрле ысуллар белән чигелгән мендәрләр, паннолар, сөлгеләр тәкъдим иттеләр, милли бизәкләрне чигү буенча мастер класс күрсәттеләр. Шулай ук китапханәчеләр күргәзмәсендә милли ризыклар, шифалы үлән чәйләре, чишмә сулары да урын алды.