“Кызыклы китаплар укып, чәй эчәбез бергәләп”

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Халыкара чәй көне 15 декабрьдә билгеләп үтелә. Рәсми булмаган бу бәйрәм Мәгариф һәм аралашу буенча халыкара үзәк инициативасы белән оештырылган. Татар халкын әлеге файдалы да, тәмле дә эчемлектән башка күз алдына китереп тә булмый. Нинди генә бәйрәмнәр, очрашулар булса да, ул күңелле чәй табыны белән тәмамлана. Әлеге бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә "Кызыклы китаплар укып, чәй эчәбез бергәләп" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә чәй тарихы, аны үстерү һәм җыю урыннары, пешерү тәртибе, чәйне ничек дөрес сакларга һәм үлән чәйләренең шифасы турында мәгълүматлар тәкъдим ителде. Чәй, чәй эчү турында мәкальләр , әйтемнәр, табышмаклар урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International