Казаклар авылы китапханәсендә «Китап хәзинәләре патшалыгында» дип исемләнгән әдәби круиз үтте.

2023 елның 22 декабре, җомга

Биредә балалар яраткан китап битләре буйлап гаҗәеп сәяхәткә чыктылар, «Яраткан әдәби геройлар парады», «Җырны әйтеп бир», «Тере әкият», «Тылсымлы предметлар картотекасы», «Әдәби ассорти» кебек төрле конкурс-сынауларда, викториналарда көч сынаштылар. Чара ахырында «Минем яраткан әкиятләрем» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International