Казаклар авылы китапханәсендә «Сугышчыларыбызга җылылык бүләк итик!» акциясе уза.

2023 елның 22 декабре, җомга

  Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган–булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсенә йөрүче ханымнар, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылып җылы оекбашлар бәйләде. Әзер оекбашлар алып килүчеләр дә бар, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт! ​Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Хәрби операциягә алынучы солдатларыбызның аяклары туңмавын, илләрнең тыныч булуын, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International