Балалар әлеге бәйрәмне аеруча да көтеп ала. Бу арада барлык балалар бакчаларында да бәйрәм чаралары булып узды. Безнең Теләче №1балалар бакчасында да бәйрәм иртәләре гөрләде. Балалар бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Бәйрәмгә килгән әкият геройлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре ул – Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга кушылып чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Кыш бабай аннары аларга бүләкләрен өләште. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән!