Барлык балалар һәм хәтта яшүсмерләр дә мультфильмнарны карарга яраталар.

2023 елның 22 декабре, җомга

Чыннан да, рәсемгә төшерелгән яки әвәләп ясалган персонажлар хәрәкәтләнә һәм сөйләшә башлагач, бу чын тылсымга әверелә. Бер караганда, мультфильм төшерү – бик авыр хезмәт кебек, ә чынлыкта исә ул мавыктыргыч һәм кызыклы шөгыль. Моның шулай икәненә  20 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәнең уку залында узган мастер-класста катнашкан мәктәп укучылары  инанды.  Алар танылган якташ язучыбыз Р.Шәйдуллинаның “Елак болыт” шигыре буенча мультфильм төшерделәр. Рәвилә Шәйдуллина, аның иҗаты белән якыннанрак танышканнан соң, балалар булачак мультфильм өчен шигырь сайлады. Балалар пластилиннан андагы геройны, атрибутларны ясадылар.  Бер үк персонажны 10-15 яки аннан да күбрәк тапкыр хәрәкәтләрен үзгәртеп торырга кирәклеген белделәр. Камера һәм махсус программа кулланып, тәртип буенча төшерелгән кадрларны монтажлау, тавыш яздыру кебек үзенчәлекләрне өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International