2023 елның 21 декабрендә «Батыр» спорткомплексында мәктәпкәчә яшьтәге һәм 2015-2016 елгы, 2013-2014 елгы, 2010-2012 елгы, 2008-2009 елгы укучылар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды. Ярышларда районның 7 мәктәбеннән 90 яшь теннисчы катнашты.
Ярышларны ябуда мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В.Карпова катнашты. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.